Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәркәтәдә 89 яшьлек Саимә Сабирова да ярышка чыкты

Бәркәтәдә Авыл көне генә түгел, дуслар, сыйныфташлар, туганнар очрашуы да булды бу көнне.

Әлфия Сөләймановалар гаиләсенең дә кунаклары күп бүген: Әлмәттән, Чаллыдан гына түгел, хәтта Себер якларыннан да туганнары кайткан.

-Ерак араларны якын итеп ел да шулай җыелышабыз. Бер күрешү - бер гомер бит, шуның өчен бүген бар – иртәгә юк дигәндәй, исән чакта туганнар белән очрашып, аралашып яшәргә насыйп булсын, - ди авыл китапханәчесе.

Бәйрәм тантанасын ачып җибәреп, кайткан кунакларны, авыл халкын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов котлады.

-Бүген кыр хезмәтчәннәренә аерым рәхмәтемне җиткерәм. Бары тик уртак тырышлык белән генә яхшы күрсәткечләргә ирешә алабыз. Барыгызга да саулык, бәхет, иминлек телим, - диде Илнур Минсәгыйть улы.

Чараның тантаналы өлешендә соңгы ике Авыл көне арасында гаилә корган яшь парларны бүләкләделәр. Алар 11әү икән. 12 нче пар – район полиция бүлегендә хезмәт итүче Бәркәтә егете Альберт Җамалиев һәм аның кәләше, Чирмешән кызы Алиянең никахлары нәкъ менә авыл көнендә булды.

Миндар Сәйфетдинов та бер ел чамасы элек Чирмешән кызы Гөлназ белән гаилә корган. Дөрес, яшьләр Әлмәт шәһәрендә яшиләр. Бүген алар әти-әни булырга әзерләнә.

-Тәүге сабыебыз дөньяга килгән вакытка көтелмәгән бүләк булды бу, бик сөендем, - ди Миндар.

Уллары, якыннары махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызны да мәйдан түренә чакырып бүләкләделәр. Күп балалы, тәрбиягә бала алган, актив гаиләләр дә игътибарсыз калмады. Авылның иң өлкән һәм иң яшь кешеләрен дә хөрмәтләделәр. “Андреевка” җәмгыяте җитәкчелеге үзләрендә сыер савучы булып эшләүче авылдашларын бүләкләде.

Менә мәйданда уеннар да башланды. 89 яшьлек Саимә апа Сабирова да күңел ачудан читтә калмаган, чиләк-көянтә белән йөгерү ярышына чыккан.

-Яшь чакта болай йөрергә вакыты булмады аның, кызым, эшләдек тә эшләдек, олыгайгач булса да катнашып карыйм әле, - ди ул, таягына таянып булса да.

Чүлмәк вату, гер күтәрү, аркан тартышу, мәйдан буенча әтәч куып тоту... Олысы-кечесе боларның барысында да актив катнаштылар. Гомумән, авылдашлар бу көнне рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Илсөяр Гайнетдинова фоторлары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев