Бәркәтә мәктәбендә соңгы кыңгырау ун бала өчен чыңлады
Бәркәтә мәктәбе бүген иң көчле чыгарылыш сыйныфларының берсе белән хушлашты. 11 нчеләрнең дүртесе алтын медальгә дәгъва кыла, бер сыйныфташлары ике фәннән мәктәп укучыларының фән олимпиадасының төбәк этабында призер булган.
-Көчле сыйныф: укуда да, җәмәгать эшләрендә, спортта да. Алар киткәч, үзләрен юксындыра торган балалар, - диде Бәркәтә мәктәбе директоры Рәшит Гыйнванов. Бу фикерне сыйныф җитәкчеләре Диләрә Гафурова да куатләде.

Әлеге белем йортында тирә-як авыллардан да килеп укыйлар. Унберенче сыйныфтагыларның берсе генә шушы авылдан, өчәр бала – Кара Чишмәдән, Түбән Кәминкәдән, Туймәттән икән.
Гөлназ Шәйхетдинова (Кара Чишмә) – быел ике фәннән: татар теленнән; Татарстан һәм татар халкы тарихы фән олимпиадасының төбәк этабы призеры.
-Яхшы уку өчен, мәктәптә алган белемнәр белән генә чикләнмичә, үзең мөстәкыйль әзерләнергә, әлбәттә, өйгә бирелгән эшләрне эшләп барырга кирәк, - ди киләчәктә программист булырга хыялланучы кызыбыз.

Ә Данияр Абдуллин теш табибы булырга хыяллана. Уку нәтиҗәләре буенча алтын медальгә дәгъва кылучы.
-Мин һәр көнне укуымны язма план буенча алып барырга тырыштым. Бу тәртипкә өйрәтә, - дип серен уртаклашты Туймәт егете.
Соңгы кыңгырау ул – урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юл алган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың – аларның кадерле укытучылары һәм мәктәп белән хушлашу авазы.

Сау бул, мәктәп,
Сине онытмабыз.
Без киткәнгә калма боегып
Еллар үткәч, күрешергә теләп
Бер кайтырбыз әле җыелып, дип җырладылар 11 нчеләр.
Әле егетләрнең, кызларның сынаулары алда: бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырасылары бар.
Бәркәтә мәктәбендә быелгы уку елында 66 укучы белем алган. 33 бала Бәркәтәнең үзеннән, шулай ук биредә Туймәт, Керкәле, Кара Чишмә, Түбән Кәминкә, Чумачка авыллары балалары килеп укыганнар.
Бүген әлеге мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен дә соңгы кыңгырау чыңлады, алар унау. Егет, кызларның күбесе белем алуларын училищеларда, техникумнарда дәвам итәргә карар кылган. Алар арасыннан Гөлсылу Мифтахова (Керкәле) рус теле һәм биология буенча фән олимпиадасының төбәк этабы призеры.
Соңгы кыңгырау тантанасында митингында укуда уңышлар казанган барлык укучыларга, аларның укытучыларына, рәхмәт әйтеп котладылар.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын район җитәкчелеге һәм район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры, шул авыл мәктәбендә белем алган Наил Мостафин тәбрикләде. Үз теләкләрен авыл җирлеге җитәкчелеге, ата-аналар да җиткерде.

Тарихка күз салсак, Бәркәтә авылында урта мәктәп 1964 елда төзелә, агач бина. Һәм хәзергесе – ике катлы заманчасы 1973 елда файдалануга тапшырыла.
-Без мәктәпне 1970 нче елда тәмамладык. Ул вакытта 50 бала чыктык. Аннан үзем укытучы булдым, хәзер инде мин укыткан балаларның оныклары үсеп җитте, - диде ветеран укытучы Шәрига Сәгыйрова бәйрәмдә чыгыш ясап.
Бүген Чирмешән районы мәктәпләренең 11 нче сыйныф тәмамлаучы 68 бала өчен, соңгы кыңгырау чыңлады. Иң зур чыгарылыш Чирмешән лицеенда – 17 бала. Бәркәтәдә – 10, 1 нче Чирмешән мәктәбендә – 9, Чирмешән кадетлар мәктәпәбендә – 8, Лашманда – 6, Ульяновкада – 5, Иске Кадида – 4, 2 нче Чирмешән һәм Әккәрәй мәктәбендә – 3шәр, Иске Элмәледә – 2, Ивашкино мәктәбендә 1 укучы белән хушлаштылар.
9 нчы сыйныфны исә районда 208 бала тәмамлый.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев