Бәркәтә Авыл көнендә көрәш батырына суыткыч бүләк иттеләр
Бәркәтәдә Авыл көне генә түгел, дуслар, сыйныфташлар, туганнар очрашуы да булды бу көнне.
Бәйрәм тантанасын ачып җибәреп, кайткан кунакларны, авыл халкын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова һәм авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин котладылар.
-Хөкүмәтнең төрле программалары эшләп килгәнгә, авылда төзекләндерү эшләре алып барыла. Күрәсездер, авылыбыз көннән-көн чистара, матурая, төзекләнә. Моның өчен республика һәм район җитәкчелегенә, Бәркәтәдә яшәп, эшләп, аның үсешенә өлеш керткән авылдашларга олы рәхмәтемне җиткерәм. Авыл көне һәркем өчен якты, күңелле кичерешләре белән истә калырлык булсын. Барыгызга да чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иминлек телим, - диде Ләйләгөл Вагыйз кызы.
Чараның тантаналы өлешендә авылның иң өлкән һәм иң яшь кешеләрен, шулай ук уллары, ирләре махсус хәрби операциядә катнашкан якташларны, авылның үсешенә өлеш кертүчеләрне, бәйрәмгә милли киемнән килгән авылдашларны хөрмәтләделәр.
Бәйрәм башланганда кеше азрак булса да, тора-бара мәйдан тулды. Балачагы авылның халык телендәге түбән очында үткән Әкъдәс абый Сөләйманов бүген Уфа шәһәренең абруйлы табибы. Авылда әле ике туган энеләре, сеңелләре яши икән. Бик еш булмаса да, елына ике-өч тапкыр туган җиренә кайтырга тырыша ул.
-Авыл көне – ул очрашу көне дип тә әйтсәң була. Бөтен тирә-яктан кайткан туганнарның, авылдашларның, яшьлектә бергә үскән дусларның, иптәшләрнең матур итеп күрешүе – үзе бер гомер. Авылдан энергия алып китәбез, күңелләр тагын тартып, туган җиргә кайтасы килеп тора, - диде Әкъдәс абый.
Наилә Әхмәтҗанова бәйрәмгә Яр Чаллы шәһәреннән кайткан. Бүгенгесе көндә аны һәм туганнарын төп йортларында әниләре каршы алып яши.
-Ерак араларны якын итеп ел да шулай җыелышабыз, көтеп алабыз Авыл көнен. Күршеләр, классташлар белән очрашасың, исән чакта туганнар белән шулай күрешеп, аралашып яшәргә насыйп булсын, - ди ул.
Менә мәйданда уеннар да башланды. Гер күтәрү, аркан тартышу, чиләк-көянтә белән һәм йомырка белән йөгерү, капчык киеп узышу – бәркәтәлеләр һәм кайткан кунаклар бу уеннарның барысында да актив катнашты. Балалар өчен, елдагыча, уеннар аерым мәйданчыкта барды. Көрәш батыры булып калган авылдашлары Рифат Мостафин суыткыч белән бүләкләнде.
Бәйрәмдә тәм-томнар һәм уенчыклар тәкъдим иткән сәүдә нокталары да шактый иде. Авылдашлар бу көнне рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Артистларның чыгышлары да күпләрнең күңеленә хуш килгәндер. Ә Казаннан килгән махсус кунак Илшат Сафинның җырлары мәйданны тагын да җанландырды.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев