Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәйрәмгә бизәлгән каен Чирмешән елгасы буенча агып китте

Быел да Чирмешәндә каенкай бәйрәмен зурлап үткәрделәр.

Троица бәйрәмен үткәрүнең күптәнге традициясен Чирмешәннең рус җәмгыяте активы дәвам итә. Алар ел саен район үзәгенең халык телендәге Амур ягында зур чара оештыралар. Быел исә, көне яңгырлы иде, урамда бәйрәм итеп булмады, шуңа күрә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе фойесы халык белән тулды. Урынны кысанрак булса да, барысы да сыйды. Монда, олысы-кечесе бергә җыелып, борынгы традиция буенча, бәйрәмнең төп “герое” – каенкайга төсле тасмалар бәйләде.

-Монда без барыбыз да бер гаилә кебек, ел саен җыелышабыз, аралашабыз, җыр-моңга кушылып бәйрәм итәбез, арабызда, нинди милләттән булуыбызга карамастан, дуслык хөкем сөрә. Киләчәктә дә шулай булып калсын, - дип сәламләде чарага килгән кунакларны Чирмешәннең мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирина Митяева, Троица белән котлап.

Чараны алып баручы Татьяна Гришанина Троицаның борынгы гореф-гадәтләре, йолалары турынды сөйләде.

Элек-электән дин йортларында иконаларны һәм стеналарны каен ботаклары белән бизәгәннәр, идәнгә яңа чабылган үлән җәйгәннәр. Шул ук рәвешле өйләрне дә бизәгәннәр. Яшь кызлар таҗлар үреп, теләк әйтеп, аларны елга буйлап агызганнар. Каенкай тирәли хороводта әйләнгәннәр... Бу матур һәм безнең өчен бик кадерле йолаларыбыз бүген дә үзенең тирән мәгънәсен югалтмый, яши һәм буыннан-буынга күчә бара.

Бәйрәмнең музыкаль программасы да бай: фольклор һәм яраткан халык җырлары яңгырады, күпләр үзешчәннәргә кушылып җырладылар, матур эстрада җырларына биеделәр дә.

Җирле талантларыбыз: Наталья Григорьева, Елена Ланкина, Ольга Коченкова, Түбән Кармалканың «Забавушка» ансамбле һәм аның солистлары Җәмил Мортазин, Ольга Чернышова, Илья Домнин, Андреевкадан Наталья Бесчастнова чыгышлары күпләрнең күңелләренә хуш килгәндер. Әккәрәйдән килгән тавыш режиссеры Сергей Макаров тырышлыгы белән рус, чуваш, мордва телләрендә дистәләгән җырлар яңгырады.

Бәйрәмдә балаларга да кызык булды: алар уеннарда, хороводта һәм башка төрле күңел ачуларда бик теләп катнаштылар. Әлеге чараларны оештыруда рус җәмгыятенең инициатив төркеме әгъзалары Наталья Султанова һәм Маргарита Игнатьева ярдәм итте. Барысы да бәйрәм тәм-томнары белән сыйланды.

Концерт өлеше тәмамлангач, бизәлгән каенны – игелек, мәхәббәт һәм чисталык символын, традиция буенча Октябрь урамының ахырына кадәр алып бардылар, хорводта әйләнеп, аны елгага җибәрделәр: мул уңыш, бәхет һәм тынычлык булсын дип.

Валентина Меркулова.

Рус милли-мәдәни оешмасының җирле бүлекчәсенең инициатив төркеме әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев