Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәйрәм белән, кадерле чирмешәнлеләр!

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатовның Җиңү көне уңаеннан котлавы

Кадерле чирмешәнлеләр! Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре!  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан ихлас тәбрикләүләр кабул итегез!
9 Май – һәр россияле өчен  изге дата.
Без бу көнне күз яшьле бәйрәм дибез, чөнки Ватаныбыз азатлыгы һәм мөстәкыйльлеге өчен башын салган һәркемне искә алабыз. Шунысы аяныч, ветераннарыбыз сафлары нык сирәгәйде. Аларның һәрберсе – аяклы тарих, халкыбыз каһарманлыгының, Ватанга бирелгәнлекнең тере шаһитлары.
Кадерле ветераннар! Әлеге бәйрәм көннәрендә сезгә күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Халкыбыз, илебезнең иминлеген сакларга бердәм булып көрәшкә күтәрелүегез, батырлыкларыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт. Сезгә аяз күк астында бәхетле һәм мул тормыш, күңел тынычлыгы, имин еллар телибез. 
Бәйрәм белән, Җиңү көне белән, кадерле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев