Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге һәм 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан район башлыгы Рамил Айбатовның котлавы

Хөрмәтле чирмешәнлеләр!

Халык бердәмлеге, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар, бөек ватаныбызга авыр чорларда да ярдәм иттеләр. Бүген дә безнең өчен төп бурыч – үзара аңлашып, күршеләр белән дус яшәү традициясенә тугрылык саклау.

Тормыш сыйфатын яхшырту, авыр чакта бер-береңә кул сузу, төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау, шәхес хокукларын һәм иреген саклау, илебезне, республикабызны үстерү, татарстанлыларның бердәмлеген ныгыту юнәлешләрен без шунда күрәбез. Күп милләтле районыбыз халкы да моңа үзенең тырыш хезмәте, матур традицияләре белән зур өлеш кертә. Киләчәктә дә башкарган эшләребез уң, җәмгыятебез өчен файдалы булсын. Без бергәләп барлык бурычларны үтәрбез, туган ягыбызны тагын да матуррак һәм яшәү өчен уңайлырак итәрбез. Һәрберебезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, тыныч күк йөзе телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев