16 июньдә чирмешәнлеләр Корбан гаете бәйрәм итәләр
16 июньдә мөселманнар өчен иң олы бәйрәмнәрнең берсе Корбан гаете була. Бу көнне районның 23 мәчетендә гает намазы укылачак.
Район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов әйтүенчә, дин йортларында иртәнге 5тә Коръән уку башлана, 5 сәгать 30 минутта вәгазь сөйләнәчәк, гает намазын уку сәгать 6га билгеләнгән.
–Рамил хәзрәт, Корбан гаете нинди бәйрәм ул?
–Гаетнең төп асылы Аллаһыга якынаюны аңлата. Аның тарихы Ибраһим пәйгамбәрдән башлана. Шул заманнан бирле мөселманнар Аллаһының ризалыгын өмет итеп корбан чалалар.
–Корбан итеп нинди мал чалына?
–Дүрт төр малны чалырга рөхсәт ителә. Җиде кеше исеменнән 5 яшьлек яки олырак дөя, 2 яшьлек һәм аннан олырак сыер (үгез) чалырга мөмкин. Бер кеше исеменнән 1 яшьлек яки олырак кәҗә, 1 яшьлек (зур булса, 6 айлык та ярый) яки олырак сарык ярый.
–Корбанга чалынасы малга нинди таләпләр куела?
–Мал аксак, чирле, артык ябык, койрыгы яки колагының күп өлеше кисек, сукыр һәм башка төрле ачык кимчелекле булмаска тиеш. Мөгезе сынган, койрыгы яки колагының беразы гына кисек булса – андый малны корбанга чалырга ярый.
–Корбан итен кемнәргә өләшергә?
–Гадәттә, корбан итен өч өлешкә бүләләр: бер өлеше хуҗаның үзенә, икенчесе – туганнарына, өченчесе – мохтаҗларга таратыла. Ләкин бу мәҗбүри
түгел. Әгәр дә хуҗаның ихтыяҗы булса, тулысынча үзенә калдырса да ярый. Корбан гаете мөбарәк, чалган корбаннарыбыз кабул булсын.
Марат Гомәров фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев