Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

1 нче Чирмешән мәктәбенә бүләк ителгән баннерда 78 фото урын алган

Педагог һәм остаз елында оештырылган бер чарада рус җәмгыятенең райондагы оешмасы тарафыннан 1 нче Чирмешән мәктәбе педагогларының исемнәрен мәңгеләштерү турында карар кабул ителде.

Бу идея шушы мәктәпне тәмамлаган, Туймәт авылында туып үскән, “Татойлгаз” җәмгыяте генераль директоры Роберт Фәссаховның (хәзер мәрхүм) финанс ярдәме белән тормышка ашты. Мәктәпкә совет чоры (1965 – 1985 еллар) үрнәк педагогларының фотосурәтләре төшерелгән баннер бүләк иттеләр.

Бу баннерда укытучы-остазларның 78 фотосы урын алган, алар арасында 1 нче мәктәптә (ул елларда район үзәгендә бердәнбер мәктәп) күп еллар хезмәт куйган мөгаллимнәр, гаилә династияләре. Аларның күбесенең нәсел дәвамчылары бүген дә Россиянең төрле төбәкләрендә укытучылык эшендә хезмәт куя. Алар да, аларның әти-әниләре дә - Чирмешәннең даны һәм горурлыгы.

Шуннан соң күпме вакыт үтте, әмма хәтер мәңгелек, ул барыннан да кадерлерәк. Һәр кеше мәктәп юлын уза бит. Бу тормыш юлы иң мөһиме дип әйтсәм, ялгышмам. Безнең белән ун ел буе янәшәдә булган остазлар якты һәм мәңгелек истәлеккә лаек.

Бүген Чирмешәннең 1 нче мәктәбендә аларның егермегә якын оныгы, өченче буын белем ала. Алар да, әби-бабаларының фотосурәтләренә карап, әбиләренең һәм бабаларының даны белән горурлансыннар.

Быел, Укытучылар көне алдыннан, рус җәмгыяте активистлары мәктәпкә әлеге бүләкне тантаналы рәвештә тапшырдылар. Чирмешәнлеләр, мәктәпне тәмамлаучылар, башка шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән сыйныфташлары белән очрашуга килүчеләр, теләге булган һәркем, мәктәп администрациясе белән килешү буенча, әлеге тарихи почмакка барып, мәктәп елларының истәлекләренә чума алачак.

“Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе” төбәк оешмасының Чирмешән бүлекчәсе активы һәм аның җитәкчесе Елена Ланкина мемориаль үзәк директоры Валентина Захаровага һәм фотоматериаллар биргән Чирмешән халкына, шулай ук компьютер версткасы әзерләгән Андрей Тудияровка әлеге баннерны әзерләүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтле.

Валентина Меркулова,

Рус милли-мәдәни берләшмәсенең инициатив төркеме әгъзасы,

Чирмешән мәктәбенең 1972 елгы чыгарылыш укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев