Чирмешәннән Гыйләҗевлар 27 мең сумлык сарымсак саткан
Чирмешәннән Люция һәм Минсәгыйть Гыйләҗевлар бу көннәрдә сарымсак алырга керешкәннәр. Әлеге яшелчә аларда өч сутыйлап мәйдан били. Уңыш бик яхшы күренә, картлар әйтмешли, “чашкы өсте хәтлеләре” бар.
Гыйләҗевлар сарымсакны былтыр да күпләп үстереп караганнар.
-Үткән ел шушы бакчадан 27 мең сумлык сарымсак саттык. Үзебезгә ашарга да, чәчәргә дә калдырдык. Ә быел мәйдан бераз кечерәк, - ди хуҗабикә. – Сарымсак - үтемле товар, үз клиентларыбыз бар. Бер төрле культураны ике ел рәттән бер урынга чәчәргә ярамаса да, бакча кечкенә булгач, кабат шунда ук утырттык. Аллага шөкер, уңыш сөендерә.
Бакчачылар сарымсакны көздән, суыклар башланыр алдыннан, окятбрьдә туфракка күмдерәләр. Йорт хуҗасы Минсәгыйть яшелчә утыртыласы мәйданны йомшарта, аннан соң түтәлләр ясап, орлык салыначак урыннарга чокырлар ясап чыга, анда, сарымсак тешләрен төрткәнче, бер аш кашыгы агач көле салалар һәм күмдереп чыгалар. Түтәлләр өстенә салам сибәләр. Бу суыклардан да саклый, ашлама да була.
-Люция, сарымсак үстерүнең тагын берәр сере бармы?
-Әллә ни серләре юк, язын, туфрак кипшенә башлау белән, түтәлләрне йомшартырга, чүп үсеп китмәсен өчен, җәй дәвамында аны 4-5 тапкыр утарга кирәк.
-Үстерелгән уңышны дөрес итеп саклыйсы да бар бит әле...
-Мин сарымсакны йолкып түтәлгә салам һәм сабагын 10 сантиметр калдырып кисәм, шулай ук тамырларыннан да арындырам. Аннан соң ышык урынга җәеп киптерергә кирәк. Яхшы кипкән сарымсак башларын коры банкаларга тутырам һәм өстенә чүпрәк ябып, идән астына, эргәгә тезеп куям. Шулай язга кадәр яхшы саклана.
Гыйләҗевлар быел көздән сарымсакны яңа ысул белән утыртырга ниятли.
-Хәзер бит интернетта ниләр генә юк. Сарымсакны тешләргә аермыйча гына, бәрәңге утырткан кебек, көрәк белән сирәк итеп туфракка күмдерергә исәп. Ул анда таралып үсәчәк. Киләсе елга сарымсакны Чумачка авылындагы бакчабызга чәчәргә планлыйбыз, - ди Люция.
-Орлыкны ничек әзерлисез?
-Былтыр сарымсакның башын чәчеп, үзем орлык ясаган идем, тик бу миңа ошамады, сарымсак тырнагыннан чәчеләгәннәре яхшырак үсә.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев