Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Чирмешәнлеләрнең җиләк, кыярлары өлгергән

Май ае җылы көннәре белән сөендермәсә, хәзер нык кыздыра. Мондый һава торышы үсемлекләргә килештеме, бакчаларыгызда, теплицаларда яшелчәләр ничек үсә? Сорашуыбыз шул хакта.

Рәмзия Вилданова (Утыз Имән авылы): - Май суыкларында яшелчәләрнең үсүе тоткарланса да, кызу көннәр башлангач, бик матур күтәрелеп киттеләр. Инде ун көнләп үзебезнең кыярны ашыйбыз, күпләп өлгерә, күчтәнәчкә дә биреп җибәрдек. Теплицаның бер ягында - кыяр, икенчесендә помидор үсә. Томатларны ачык грунтка да утыртабыз, алар помидорлана башлады. Бакча җиләкләре дә өлгерде, инде чиләкләп җыябыз, компот ясадым.

Людмила Тимохина (Шешминка авылы): - Язгы салкыннар виноградларны, бакча җиләкләрен дә бераз өшеткән иде, тик чәчәкләре сакланган. Җиләкләр өлгерде, виноградның да бөреләре бар. Кыяр, помидорлар  да исәеп китте. Кыяр әле юк, тик озак көттермәс, озакламый үзебезнең уңышны ашарбыз. Безнең теплицада тамчылап су сибү көйләнгән, андага яшелчәләрнең төпләре гел дымланып тора. Суган, сарымсакларга дым җитәрлек, башка яшелчәләр дә яхшы үсә.

Айгөл Кәримова (Чирмешән): - Кыяр, помидорланы кыраулар беткәч кенә ачык грунтка чыгардым, чәчәктә утыралар. Чөгендер, кабак та бик матур үсә. Быел кишер сирәк чыкты, икенче катка да чәчтем, әле алары күренми. Соңгы көннәрдә суган түтәле саргая башлады, тозлы су да сибеп карадым. Бәлки киңәш бирүче булыр.

Лидия Квакова (Әккәрәй авылы): - Май ахырында беренче кыярларны өздек. Бу яшелчәне иртә чәчтек, суыкларда теплицага җылыткыч та куйдык. Томатлар да помидорлана. Бакчадагы яшелчәләр, әлегегә матур үсәләр, тик җирдә дым аз, яңгырлар кирәк.

Зөлфирә Сафина (Иске Кади авылы): - Быел ел матур килде, яңгырлар да явып тора, җылысы да җитә. Чөгендер, кишер, бәрәңгеләр бик яхшы үсә. Кыяр помидорлар ачык һавада гына булгач, соңрак утырттык, әлегә өлгермәде. Бакча җиләген ашыйбыз, кышкылыкка, блендер белән изеп, туңдыргычка салам.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев