Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Әмир авылыннан Зыятдиновларның кабаклары колач җитмәслек

Әмир авылында яшәүче Фәридә апа Зыятдинованың яшелчәләре гел уңа, быелгы уңыш аеруча куандырган. Кабаклары гына да ни тора!

Кабакларның колач җитмәслекләрен бакчадан тәгәрәтеп керткәннәр. Алар белән мал симертәләр, азык чөгендере дә эре. Фәридә апа улы Илдар белән яши.

-Абзарда әлегә бер үгез генә, азык мул, тагын бер баш терлек алмыйча булмас, - ди Фәридә Гариф кызы. – Чөгендер белән кабакны турап бирәбез, вак бәрәңгене пешерәбез. Тавыклар да бутаганны ярата.

Зыятдиновлар бакчадагы культураларының урыннарын гел алмаштырып торалар. Быел алар бәрәңгене печән үскән мәйданга утыртканнар. 27 чиләк орлыктан 600 чиләк уңыш җыйганнар, кеше ышанмаслык.

-Башка елларда да бәрәңге яхшы була иде, ә быел аны казып салгач, җир күренми иде, - ди 71 яшьлек хуҗабикә. – Бакча эшләрен балалар белән бергәләп башкарабыз. Бәрәңгене печән астына чәчсәң, каты корт (проволочник) була диләр, белмим, бездә алай түгел, бәрәңге чиста. Аннан соң, яхшы уңыш алу өчен орлыкларны җиргә иртәрәк, дым бар чакта күмдерергә кирәк. Быел бәрәңгене 27 апрельдә утырттык.

Алар бәрәңгене бакчада ук аралап кертәләр. Орлык бәрәңгесе чүпләүне Фәридә апа беркемгә дә ышандырмый, тавык йомыркасы кадәрле, иң шомаларын гына сайлап ала ул.

-Быел бер чиләк яңа сорт орлык та чәчтек, бик уңды, барысы да эре, хәтта вагы булмады да, - диде ул әлеге бәрәңгеләрне кулына алып. – Икенче икмәккә ихтыяҗ бар, саттык та.

Фәридә апа олы яшьтә булса да, барына да өлгерә, кыяр, помидорлардан төрле салатлар ясаган. Теплицада әле дә помидорлары кызарып утыра, кыяр да бар. Йорт алдындагы бакчасын аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Өйдә дә гөлләре күп.

-Чәчәкләр яратам, орлыкларын үзем әзерлим, буш урын калмасын дип, сызам да чәчәм, сызам да чәчәм, - дип елмая уңган бакчачы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев