Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Үтәмештә һаман кырга чыкмаганнар

Район хуҗалыкларында 4660 гектарда уҗым культуралары (тиешленең 36 проценты), 1290 гектарда күпьеллык үләннәр (22 процент) минераль ашламалар белән тукландырылды. "Чирмешән АГРО" бу эшләрне төгәлли дә. "Сөлчә"дә, "Агропродукт"­та уҗым культураларын ашлау оешкан төстә бара. "Агропродукт" бодай да чәчә башлады. Әлегә районда 3450 гектар җир тырмаланды (7 процент). Кызганыч, язгы кыр эшләре...

Район хуҗалыкларында 4660 гектарда уҗым культуралары (тиешленең 36 проценты), 1290 гектарда күпьеллык үләннәр (22 процент) минераль ашламалар белән тукландырылды.

"Чирмешән АГРО" бу эшләрне төгәлли дә. "Сөлчә"дә, "Агропродукт"­та уҗым культураларын ашлау оешкан төстә бара. "Агропродукт" бодай да чәчә башлады. Әлегә районда 3450 гектар җир тырмаланды (7 процент).
Кызганыч, язгы кыр эшләре бар җирдә дә яхшы темп алмады әле. Әйтик, "Үтәмеш АГРО"да агрегатлар һаман машина-трактор паркында, ремонтта. Монда бит эш фронты да зур: 1500 гектарда уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне ашларга, тырмаларга, 3737 гектарда дым каплатырга кирәк. Болай гына селкенсәләр, ничек өлгерерләр?!
Бүген һава торышы зарланырлык түгел, яңгырлар кирәк чак. Җирләр тигез өлгерә, шуңа күрә алдагы көннәрдә көн-төн тыр­маларга, чәчәргә туры киләчәк.
-Эшкә тоткарлык булырлык сәбәпләр юк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин. - Орлык, ашлама, ягулык бар әле. Уҗым культуралары яхшы кышлады, бозып чәчә торган участок­лар мең ярым гектар чамасы гына. Иң мөһиме -
җирдә дым бар вакытта, тиз, сыйфатлы эшкәртелгән туфракка чәчеп өлгерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үтәмеш Сөлчә Агропродукт хутор