Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Ильхан” җәмгыятендә бер сыер елга 300 мең сум файда китерә

Монда бер сыер елга уртача, сөтен, бозавын санасаң, 300 мең сум акча – файда китерә. Әле бүген дә бер сыердан көнгә 22шәр килограмм сөт савалар. “Ильхан” җәмгыятендә терлекчелек тармагында эшчәнлекне башка хуҗалыклар җитәкчеләре дә карап китте.

Җәмгыятьтә терлекләр саны 931 башка җиткән, 395се савым сыерлары. Республика Рәисе ярдәме белән, программа буенча, быел 151 нәселле тана алганнар, аларның 90сы бозаулаган да. Әле тагын 149 тана кайтачак. Баш саны да арткач, бүген былтыргыдан да бер тоннага күбрәк, ягъни 8 тоннага якын сөт тапшыралар. Шуны да әйтү урынлыдыр, биредә сыерларны, таналарны бары тик ясалма орлыкландыру яклылар, көтүдә үгез, гомумән, юк.

- Яхшы нәселле мал алырга кирәк, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Гатауллин бүген “Ильхан”да узган семинар-киңәшмәдә. –Чыгымлы булса да, алар үзен аклый. Баш санын арттыру да мөһим.

“Ильхан”да яшь маллар өчен тагын бер корпус өлгертәләр.

- Быел 3800 тонна силос, 1000 тонна сенаж салдык, - ди җәмгыять инженеры Илдар Хәнәфиев. –Азык запаслары былтыргыдан азрак. Кукурузның уңмавы аеруча начар булды. Бар инде бездә дә проблемалар, әйтик, яхшы хак түләнсә дә, терлекчеләр, механизаторлар җитешми. Кайбер техника әле дә кырда, тагын 700 гектар чамасы җир эшкәртәсебез бар. Комбайннарны, тагылма агрегатларны кышкы саклауга куюны да тизрәк төгәлләргә кирәк.

Семинар-киңәшмәдә Казаннан килгән вәкил – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженерлык-техник тәэминат бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов та катнашты.

- Чирмешән районында урак барышына дәгъва юк, бер хуҗалыкта гына көнбагыш җыелып бетмәгән. “Серендеев Н.И.”, “Кара Чишмә” хуҗалыкларында эшкәртәсе җирләр байтак. Башкаларда да бу эшне якын көннәрдә төгәлләргә кирәк, - диде ул. –Аннан соң, климат үзгәреп торганлыктан, агротехник таләпләрне төгәл үтәү, дым яхшы саклансын өчен, җирне өстән-өстән генә түгел, тирәнәйтеп сөрү мөһим.

Бүгенге чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов та катнашты, тикшерелгән мәсьәләләр уңаеннан фикерен белдерде.

Семинар-киңәшмәдә чәчүлек орлык әзерләү, аның сыйфатын яхшырту, терлекләрне идентификацияләү турында да сүз булды. Хуҗалыклар җитәкчеләре министрлык вәкиленә техник модернизацияләүгә соңгы өч ел өчен субсидия бирүгә кагылышлы сорауны да җиткерделәр.

Киләсе атнада семинарчылар Әккәрәйдә һәм Кармышта җыелачак.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев