Яңа Элмәле авыл җирлегендә кече фермалар саны арта
2023 елда районда мини фермалар саны, бергә артып, 57 җиткән. Быел тагын бер кече ферма үзенең эшен башларга тиеш.
2015 елдан бүгенгәчә барлыгы 140 гаилә кече-ферма төзү өчен бирелүче субсидия алган, дәүләт ярдәменнән файдаланган. Гамәлдәге фермаларда 341 баш сыер асрыйлар.
Субсидиянең соңгысын Иске Элмәле авылыннан Сергей һәм Наталья Михляеваларга биргәннәр. Алар өч баш сыерларын сигез башка җиткерү шарты белән абзарларын зурайтканнар һәм дәүләттән 600 мең сум субсидия алганнар.
-Абзар әзер булгач, өч сыер сатып алдык, үзебезнең ике танабызны сыер иттек, - диде Наталья Андреевна. – Бүгенге көнгә биш сыер савам, өчесе әле бозаулады гына, озакламый тагын ике бозау көтәбез. Сыерларны саварга аппарат бар. Аны сатып алу чыгымнарын да капладылар.
Михляевлар бозауларга эчерүдән калган сөтне хәзерләүчеләргә саталар. Әлегә көнгә 60 литрлап сөт тапшыралар. 15 көн саен, литрына 25 сумнан, исәп-хисап ясала. Мартның беренче яртысында 20 мең сум керем алганнар.
-Сөтне килеп алулары бик уңайлы, тик менә безгә кадәр юл булмау гына начар. Юл өзеклегендә сөтне 300-400 метр ара үтеп, күрше урамга чыгарырга кирәк, - диде хуҗабикә. - Урамыбызга вак таш та түшәлмәгән. Бу проблеманы хәл итсәләр бик яхшы булыр иде.
Михляевларның үзләренең кырлары бар, печәнне дә, фуражны да сатып алмыйлар.
-Терлекләрне карашырга 7 сыйныфта укучы улыбыз Иван булыша. Ирем Сергей вахта ысулы белән бер айлап читтә эшли, - диде Наталья.
Сүз уңаенда. Яңа Элмәле авыл җирлегендә җиде кече ферма бар, быел үз эшен башлап җибәрәчәк кече ферма Иске Элмәле авылында.
-Кече ферма булдырырга теләүчеләр безгә 2-27-91 телефон номеры буенча яки авыл җирлекләре Советларына, башкарма комитетларга мөрәҗәгать итә алалар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Айсылу Гайнуллина.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев