Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Фермерларга субсидияләр арткан: чирмешәнлеләргә шул хакта сөйләделәр

Районның авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре “ТР авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияле үзәк” директоры Диләрә Шувалова белән очрашты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә узган әлеге чарада район башлыгы Рамил Айбатов та катнашты.

-Безгә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләүче инициативалы кешеләр кирәк. Үз бизнесын ачарга теләүчеләргә һәм аны үстерүчеләргә төрле программалар кысаларында ярдәм итү чаралары каралган, - диде район җитәкчесе.

Диләрә Шувалова җитештерүчеләрнең нинди суммалар һәм нинди юнәлешләр буенча грантлар һәм субсидияләр алырга мөмкин булуы турында сөйләде.

-Авыл хуҗалыгының төрле юнәлешләрендә эшләүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтүнең төрле чаралары бар. Мәсәлән, үз эшен товар-сөт юнәлешендә үстерергә теләүчеләргә шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дәүләт сөтчелек буенча кече фермалар төзүгә, нәселле таналар сатып алуга чыгымнарның билгеле бер өлешен каплый, - диде Диләрә Даниял кызы. - Бу елдан субсидияләр сизелерлек артты.

Моңа кадәр биш сыерга исәпләнгән мини-ферма төзегән өчен 300 мең сум акча түләнгән булса, быелдан сумма 500 мең сумга кадәр арта. Сигез башка исәпләнгән мини-ферма төзегән өчен субсидия бер миллион сум тәшкил итә.

Токымлы таналар сатып алуга түләү суммасы шулай ук арткан, әгәр 2024 елда таналар сатып алган өчен 60 мең сум түләсәләр, быелдан башлап товарлыклы таналар өчен ставка - 80 мең сумга, токымлы таналар өчен 90 мең сумга җиткән.

Тагын бер үзгәреш: быелдан бер шәхси ярдәмче хуҗалыкка 15 башка кадәр тана сатып алырга мөмкин, элек аны биш баштан арттырыга ярамый иде.

Чара ахырында спикер программаларда катнашырга теләүчеләр белән индивидуаль очрашу уздырды, сорауларына җаваплар бирде.

Кадрия Гамирова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев