Чирмешәннең авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләренә әзер
Республикада авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерүне Чирмешән районыннан башладылар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов бу өлкәдә эшне уңай бәяләде.
-1 апрельдән 12сенә кадәр республиканың 43 районында комиссия тикшерүе планлаштырылган, бүген көннең икенче яртысында Нурлат районында булабыз, - диде Рафаэль Мәхмүт улы. – Язның ничек килүен белмибез, шулай да бер атна, ун көннән кырга чыгарга мөмкинлек булачак. Сезнең районда барлык хуҗалыкларда да техникалар әзер, техник күзәтү узганнар, чәчүлек орлык бар, минераль ашламалар кайтарылган, механизаторларның кәефләре яхшы, алар кырга чыгарга әзер.
Министр урынбасары, район башлыгы Рамил Айбатов белән берлектә, “Тепсуркаев В. Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Әккәрәй”, “ЧЕРЕМШАНАГРО”, “БИО-АГРО” җәмгыятьләренең техника паркларында, ындыр табакларында булып, механизаторлар белән очрашты. Ул “Тепсуркаев В. Ә.” хуҗалыгында техникаларга утырып, аларның әзерлекләрен үзе тикшереп карады. Кышкы саклауга тиешенчә куелган комбайннарга карап соклануын яшерә алмады. Аларның кабинасына кояш нурлары төшеп зыян салмасын өчен, фольга белән каплап куйганнар.
-Минем мондыйны күргәнем юк иде әле, - диде тикшерүче кунак.
“Тепсуркаев В. Ә.” хуҗалыгының сөрүлек җирләре 4300 гектар. Шуның 1400 гектарына көзге бодай чәчелгән, 1000 гектарда - көнбагыш, 350 гектарда - арпа, 400 гектарда язгы бодай игәргә планлыйлар. 30 гектарга катнашазык чәчкәннәр, 1000 гектар җирләре ял итәчәк - парга калдырганнар. Хуҗалыктагы Кировец-742, өч К-700, җиде МТЗ-82, бер Т-150 тракторлары әзерлек сызыгында.
-Бөртеклеләрне ике агрегат белән чәчәбез, көнбагыш чәчә торган ике агрегатыбыз да төзек, - диде хуҗалыкның идарәчесе Фәнис Минеголов. – Ике сменада эшләрлек механизаторлар тупланган, эшне башлау өчен ягулык-майлау материаллары бар, тагын кайтуын көтәбез. Көзге бодайны тукландыруга 250 тонна ашлама әзерләдек, чәчүгә тагын булачак. Орлык белән дә проблема юк.
“ЧЕРЕМШАНАГРО” җәмгыятенең ындыр табагында чәчүлек орлыкны агуларга керешкәннәр, кояш турырак карап, кырлар өлгерүгә алар да кырга чыга ала, бар да әзер.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев