Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

“ЧИРМЕШӘНАГРО” механизаторларына чәчәргә автопилот булыша

Кыр эшләрендә “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте механизаторларына автопилот – ышанычлы ярдәмче. Тракторчылар шактый эшне аңа тапшырганнар.

-Автопилот белән чәчү күпкә ансат. Кабинадагы монитор аша көйләп куйдың – трактор үзе бара, рульне да тотасы түгел. Җиһаз чәчкән рәтләрне тигез алып бара, “ялгышу” 2-3 сантиметр гына. Артык арытмый да, - ди 15 ел механизатор стажлы Александр Беззубов.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”да автопилотны биш ел элек куллана башлаганнар. Быел әлеге автомат йөртү  системасы – биш тракторда.

-Рульдә йөргән кеше белә инде,1-2 сәгатьлек юл да йөртүчене ялыктыра. Ә монда 12шәр сәгать кырда эшләгән тракторчы өчен автопилот – нык ярдәмче, төнлә эшләгәндә бигрәк тә. Чәчкәндә дә, гербицидлар сиптергәндә дә җайлы. Быел үзебезнең машина-трактор паркында автопилотның база станциясен урнаштырттык, - дип фикерен белдерде җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров та.

Чирмешәнагролылар дым каплатуны төгәлләде. Язгы чәчүне дә пландагы мәйданнарның 42,7 процент өлешендә башкарганнар. Параллель рәвештә бөртеклеләрне ашлыйлар.

Ягулык ташу машинасында эшләүче Денис Ушков сигез урында эшләүче техникаларга иртә, кич солярка китерә.

-Тәүлегенә 4 тонналап, аннан да күбрәк ягулык китә, - ди ул.

Биредә эш төнлә дә тукталмый. Әнә егәрле зур трактор комплексы белән горчица чәчүче Александр Беззубов төнлә эшләгән иптәше Михаил Корниловны алмаштырган.

-Төш вакытында кырга алып килеп ашаталар. Кичә беренчегә солянка, икенчегә итле, “подливны” дөге белән сыйладылар, - ди Александр Владимирович.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 4 майга алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре барлык мәйданнарның 10,3 процент өлешендә башкарылган. “ЧИРМЕШӘНАГРО”да бу күрсәткеч – 42,7, “Әккәрәй”дә – 28,6, “БИО-АГРО”да, “Тепсуркаев В.Ә” хуҗалыкларында – 9,7 процент.

Район буенча дым каплатылырга тиешле 43 334 гектар мәйданнарның 81 процент өлешеннән тырмалар узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев