“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятенә республиканың 30 районыннан агрохимиклар килде
Республиканың 30 районыннан белгечләр “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә тәҗрибә уртаклаштылар.
Чирмешәндә агрохимия өлкәсенә кагылышлы семинар-киңәшмә узды. Республиканың 30 районыннан агрохимия директорлары “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятенә килделәр. Җыен “Агрохим” җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин җитәкчелегендә үтте.
Семинарның төп темасы – авыл хуҗалыгы техникаларының уракка әзерлеге. Чара “ЧИРМЕШӘНАГРО”ның машина-трактор паркында башланып китте. Кунакларга быелгы урып-җыюга чыгачак техникаларны күрсәттеләр. Монда дүрт комбайн тулысынча төзек хәлдә, механизаторлар белән комплектланган, алар бары тик старт кына көтәләр.
-Көзге рапс һәм бодай инде өлгергән, бары тик һава торышының гына җайлануын көтәбез, - диде “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәгыяте җитәкчесе Илшат Гозәеров. - Рапс 2200 гектар, бодай 965 гектар мәйдан били. Уңышка өмет зур – көзге культуралардан 50–60 центнер бөртек суктырырга планлыйбыз. Сабан ашлыгы да начар булмас дип өметләнәбез.
Аннан соң авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре басуга чыкты. Иген кырлары чыннан да сокланырлык. Аеруча, быел беренче тапкыр игелгән “Экстра” сортлы язгы бодай басуы белгечләрдә кызыксыну уятты. Алар бу сортның мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, үзара дусларча сүз көрәштереп, уңыш күләменә ставкалар да куйдылар. Кемнең фаразы төгәлрәк булуы соңрак ачыкланачак.
Семинарчылар ындыр табагында да үзләре өчен күп файдалы мәгълүмат тапты. Биредәге заманча складлар 15 мең тонна ашлык сакларга сәләтле. Алар бөтенләй буш түгел – монда чәчүлек орлыкларның күчеш фонды саклана.
-Карагыз, өйрәнегез һәм үзегездә дә булдырырга тырышыгыз, - диде Наил Гобәйдуллин.
Район башлыгы Рамил Айбатов та Чирмешәннең бу алдынгы предприятиесен мактап:
-“ЧИРМЕШӘНАГРО” – авыл хуҗалыгы өлкәсендә районыбызның визит карточкасы, - дип үз бәясен бирде.
Семинар программасы тәмамлануга, кунакларны туган як тарихы музеена экскурсиягә дә алып бардылар.
Кадрия Гамирова, Юрий Суворов һәм Ильяс Гатауллин фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев