Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән товарларын шәһәрдә көтәләр

Шәһәрләрдә узучы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Чирмешән районы сәүдәгәрләре теләп катнаша.

-Безнең район эшмәкәрләре Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә сәүдә итәләр. Алар инде быел ике ярминкәдә булдылар, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина. – Чирмешәнлеләр шәһәр халкына яңа суелган ит, бал, төрле эшләнмәләр алып баралар. Ярминкәләр апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк. Ярминкәдә катнашкан сәүдәгәрләрнең юл чыгымнары өлешчә кайтарыла.

Чирмешәннән Рәфис Камалов һәм Кара Чишмәдән Ландыш Мортазиналар яңа суелган сыер ите белән Яр Чаллыдагы ярминкә мәйданчыкларында еш булалар. Яңа Элмәледән Евгений Митрофанов алып барган Чирмешән балын казанлылар аеруча яратып ала. “Чирмешән” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы үзенең цехларында әзерләнгән ярымфабрикатларны Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт халкы көтеп тора. Райполылар Казандагы ярминкәләрдә берничә ноктада сату итә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев