Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында мини-фермалар саны бергә арткан

Районда сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар саны 2023 елда бергә арткан. Иске Элмәле авылыннан Сергей һәм Наталья Михлеевлар дәүләт ярдәменә хуҗалыкларын зурайтканнар, абзар төзегәннән соң 600 мең сум субсидия бирелгән. Аларга савым сыерлары санын сигез башка җиткерү бурычы йөкләнгән. Бүген Михлеевлар хуҗалыгында җиде баш сыер.

Мини-ферма төзүгә республикадан субсидия бирелә башлаганнан бирле районда 140 хуҗалык барысы 30 миллион 220 мең сум ярдәм алган. Программа буенча 57 мини-ферма эшчәнлеген дәвам итә.

- Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика җитәкчелеге соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур игътибар бирә. Савым сыерларын, бер яшьтән зуррак кәҗә тоту чыгымнарының бер өлешен каплау өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр бирү дәвам итә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина. - 2023 елда 1370 баш сыер хуҗасы - 5 миллион 171 мең сум, 459 кәҗә асраучы 229 мең 500 сум субсидия алды. Өч яшьтән өлкәнрәк бия асраучы райондашларыбызга азык сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга ярдәм бирелде. Бу мөмкинлектән 108 баш ат хуҗасы файдаланды, алар 540 мең сум акча алды.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә район бюджетыннан да акча бүленә. 2015 елдан җирле бюджеттан 13миллион 170 мең сум акча бирелгән, шул исәптән 2023 елда - 628 мең сум. Шуның 300 мең сумы нәселле таналар сатып алучыларның өлешчә чыгымнарын каплауга бирелгән, 328 мең сумына саву аппаратлары сатып алынган.

Районда яшь кошлар сатып алып үстерүче хуҗалыклар да байтак. Бу юнәлештә Иске Кади, Түбән Кәминкә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр бик актив, алар казларга өстенлек бирә. 2023 елда райондагы 35 гаилә чыгымнарның бер өлешен каплауга 511 мең 955 сум субсидия алган. 2371 каз бәпкәсе, 619 бройлер чебеше, 88 күркә һәм 46 үрдәк бәпкәсе сатып алганда шушы ярдәмнән файдаланганнар.

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитештергән товарларын сатуда да дәүләт ярдәм итә. Аларга ярминкәләргә барганда тотылган ягулыкның бер өлешен кайтаралар. Ел буена районыбыз эшмәкәрләренә бу максатларга 427 мең сум субсидия бирелгән.

- Быел да барлык программалар эшләячәк. Әлегә сайлап алу башланмаган. Программалар цифрлаштырылган, ягъни һәр шәхси ярдәмче хуҗалык шәхси кабинетта дәүләт хезмәтләрендәге “Минем субсидияләрем” бүлегендә электрон рәвештә субсидиягә гариза бирә ала, - ди Айсылу Фаил кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев