Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында көзге культураларның 68 проценты яхшы үсеш алган

Бу көздә район кырларына 12 мең 453 гектарда чәчелгән уҗым культураларының 68 проценты (8506 гектар) яхшы тишелеп чыккан.

Көзнең беренче аенда яңгырлар аз булу сәбәпле, авыл хуҗалыгы белгечләрен уҗымнарның чыгышы борчый.

- Яхшы үсеш алган арыш һәм бодай үсентеләре - киләсе ел уңышы нигезе. 1300 гектардагы чәчүлекләр канәгатьләнерлек дип бәяләнде, 1542 гектарында орлыкларның чыгышы сирәгрәк. Ә 1105 гектарда әле орлыклар шытып чыкмаган, билгеле, яз яхшы килсә, алар тернәкләнеп китә ала, - диде “Россельхозцентр”ның район бүлеге начальнигы Фәнил Шәйхетдинов. – Уҗымнар өчен язгы суыклар куркыныч тудыра, җирләр кардан ачылып беткәч, салкыннар булса, алар һәлак булырга мөмкин. Шуларның барысын да исәпкә алып, иминият фондына җитәрлек күләмдә орлык запасы салынды.

Культураларның яхшы тишелеше орлыкның сыйфатына, чәчү технологиясенә, ашламаны дөрес куллануга һәм вакытында чәчүгә бәйле. Уҗымнарның 5100 гектары – пар җиренә, 2083 гектары – горчичник үскән участокларга, тагын 1064 гектары борчак астына чәчелгән. Болар барысы да көзге культуралар үсеше өчен бик уңайлы.

- “БИО-АГРО” җәмгыяте кырларына 5556 гектарда чәчелгән уҗымның 5100 гектары бик яхшы үсеш алган. “ЧИРМЕШӘНАГРО”ның вакытында һәм тиешле технологияләрне үтәп җиргә күмдерелгән 1100 гектардагы көзге культуралары ныгып калды, - диде Фәнил Шәрип улы. -  Ә менә “Камалова Р. И.” һәм “Фәтхетдинов И. И.” фермер хуҗалыкларында көздән чәчелгән культураларның 50 проценты гына шыткан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев