Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында көзге культуралар уңышы амбарларга керә

Районда үткән атнаның җомгасында техник һәм бөртекле культуралар урагына керештеләр.

Районда басуларга иң беренче “БИО-АГРО” һәм “ЧИРМЕШӘНАГРО” хуҗалыклары комбайннары чыкты. Райондагы 2084 гектар көзге рапс җыеп алынды. “ЧИРМЕШӘНАГРО”да көзге бодай суктыралар. “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгы, шулай ук “Ильхан”, “Әккәрәй”, “Сөлчә” җәмгыятьләре ындыр табакларына да бөртек кайтты.

Көзге рапсның гектар көче уртача 20,5 центнер тәшкил итә. Сабан рапсы да өлгереп килә, ул 8384 гектарда игелә. Көзге бодай кырлары 8075 гектар мәйдан били, шуларның 1650 гектарында комбайннар узып өлгергән.

-Район буенча бөртеклеләрнең гектардан уртача чыгышы 44,9 центнер. “ЧИРМЕШӘНАГРО”да бу күрсәткеч – 50, “Әккәрәй”дә – 47, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Назыйров. – Быел районда беренче тапкыр көзге арпа игелә, ул “Ильхан” җәмгыятендә 200 гектар мәйдан били, комбайн аның 100 гектарын иңләде.

 

“Ильхан” җәмгыяте комбайнчысы Айрат Сафин шушы кырда өченче көн эшли. Минвәли Шәйдуллин КамАЗ автомобилендә ашлыкны амбарга ташып тора, көнгә 15-19 рейс ясый. Көннәр кояшлы, кызу торгач, игенчеләрнең дә кәефләре күтәренке.

-Инде менә тугызынчы ел төп эшемнән отпуск алып уракка кайтам. Гектардан 32 центнер чыгып килә, уңыш яхшы, - ди Айрат Альберт улы. – Коры көннәрнең кадерен белеп калырга кирәк. Бүген (ред. 29 июль) кырга сәгать 7дә чыктым, чык төшкәнче эшлим. Кичә кичке сәгать 8дә үк чык төште, алдагы көннәрдә 9-10нарга кадәр эшләдем. Көненә ике тапкыр кырга китереп ашаталар.

Район кырларында 52 комбайн эшли. Уңышны вакытында, югалтуларсыз җыеп алу өчен өстәмә комбайннар да җәлеп итәргә кирәк.

-Бу ел яңгырлы булды, коры көннәрдә барлык көчне куеп эшләргә кирәк, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев