Чирмешән районында җилемсәгә-клейковинага бай бодай үстерә башлыйлар
Район кырларына язын чәчү өчен 7 мең 24 тонна орлык кирәк. Хуҗалыклар амбарларына 7 мең 188 тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгы саклауга салынган.
Запас тиешле күләмдә, тик 54 процент орлыкның сыйфаты начар – массакүләм репродукцияле, ягъни, гади тел белән әйткәндә, картайганнар. Орлыкларның 24 проценты гына югары репродукцияле.
- Саклауга салынган орлыклар көз көне һәм язын да бездә тикшерү үтәргә тиеш булса да, көзен 5 мең тоннасының гына сыйфаты тикшерелде. “Әккәрәй” хуҗалыгының чәчүлек орлыклары - барысы да югары репродукцияле, - диде “Россельхозцентр” учреждениесенең район бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. – Хәзер инде орлыкларга фитоанализ ясарга кирәк, ягъни, аларның чирләрен тикшерәбез һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә аларны нинди препаратлар белән эшкәртергә кирәклеген әйтәбез. “БИО-АГРО”, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятьләре орлыкларын фитоанализга китерә башладылар. Башка хуҗалыкларга да бу яктан ашыгырга кирәк.
“Кара Чишмә”, “Сөлчә” кебек чагыштырмача зур җәмгыятьләрнең дә орлыклар көзге тикшерү узмаган. Күп кенә крестьян-фермер хуҗалыклары да симәнәләрен лабораториягә китермәгәннәр. Алда язылганча, аларның күбесенең орлыклары массакүләм репродукцияле. Бу хуҗалыкларга, яхшы уңыш алу өчен, сыйфатлы орлык кайгыртырга кирәк.
- Орлык искергән саен уңыш та елдан-ел түбәнәя бара. Ә менә “БИО-АГРО” җәмгыяте быел бодайның җилемсәгә-клейковинага бай, каты сортын үстерергә алына. Мондый бодайның оны бик бәяле, аны макарон эшләнмәләре ясаганда, прәннек пешергәндә кулланалар, - диде Фәнил Шәрипҗан улы. – “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте дә бодайның шундый сортын игәргә уйлый.
Районда 2024 елда 59 мең гектар җирдән чәчкечләр үтәчәк, шуның 36 мең 700 гектарына бөртекле культуралар чәчелә. Техник культуралардан: көнбагыш – 9 800, рапс – 6461, горчица – 400, киндер 60 гектарда игеләчәк. Кукурузны - 760, берьеллык үләннәрне 1700 гектарда чәчәргә планлыйлар, ә күпьеллык үләннәр 2848 гектар мәйдан били. 12 мең гектар пар җире калдырыла, алар ял итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев