Чирмешән районында язгы чәчү эшләрендә 200ләп игенче катнашачак
Башладык районда кыр эшләрен. Дөрес, бу мәшәкатьләрдә әлегә берничә хуҗалык техникалары гына чирканчык алды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 13 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, районның “Сөлчә” җәмгыяте 662 гектардагы күпьеллык үлән кырларының 100 гектарына ашлама керткән. “ЧИРМЕШӘНАГРО” игенчеләре уҗымнарының яртысын диярлек, ә “БИО-АГРО” әлеге басуларның 26 процент өлешен тукландырган.
Район хуҗалыкларында 43 334 гектарда көздән сөрелгән мәйданнарда дым каплатасы бар. Бу агротехник чараны җирдә дым бар чакта, тиз арада башкару таләп ителә ди белгечләр.
Ильяс Гатауллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары:
-Җылылык уртача 18-20 градус торса, сукалаган кара җирнең 1 квадрат метрыннан тәүлегенә уртача 5 литр су парга әйләнә, бер гектардан 50 тонна, бу чама белән бер поезд вагоны цистерна су дигән сүз. Шунлыктан язның бер көне елны туйдыра дип юкка гына әйтмәгән халык. Язын 1 көнгә соңарып чәчтеңме, уңыш 3 көнгә соңрак өлгерә, 10 көндә бер ай була.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, апрельнең тәүге ике атнасында районда 36 миллиметр явым-төшем булган, бу күп, айлык норманың 72 проценты кадәр икән. Димәк, кырлар да тигез өлгерәчәк, игенчеләргә язгы бөтен мәшәкатьләрне берьюлы башкарырга туры киләчәк.
Белешмә: Район хуҗалыкларында кыр эшләренә 90лап трактор “җигелергә” тиеш. Гомумән, язгы чәчү мәшәкатьләренә 200дән күбрәк кеше җәлеп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев