Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында чәчүлек орлыкның 90 проценты амбарларда

Яхшы орлык – мул уңышның нигезе. “Сөлчә” һәм “БИО-АГРО” җәмгыятьләре җитәкчелеге, шуны яхшы аңлап, быел көзге культуралар орлыкларын яңартты, кырларына югары сортлы бодай чәчтеләр.

Райондагы 46216 гектар чәчүлек җирләренә, туфракка күмдерү өчен, 8895 тонна орлык кирәк, тиешленең 90 проценты амбарларга салынган. Ә җитешмәгән көнбагыш, рапс, кукуруз, җитен, гәрчич һәм киндер орлыкларын сатып алырга планлыйлар.

-Киләсе ел уңышын, ягъни, яздан чәчеләчәк культураларның яхшы тишелешен һәм яхшы уңыш алуны бүген үк кайгыртырга. Чананы – җәйдән, арбаны көздән әзерләргә дигән әйтемне истә тотып эшләргә кирәк, – диде “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. – Орлыкларны ике тапкыр тикшертү зарур – көздән, ягъни яңа елга кадәр һәм яздан – чәчү алдыннан. Без орлыкларның дымлылыгын, чыгышын, төрле чирләрен һәм бөҗәкләр зыян салмаганмы икәнлеген тикшерәбез.

Көздән тикшергән орлыкның сыйфаты кыш дәвамында бозылырга да мөмкин. Моның сәбәпләре – аны дөрес сакламау, дымлылык тиешле нормаларда булмау һәм бөҗәкләр ияләшү.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең амбарларында әле дә эш тыгыз. Бүгенге көннәрдә орлыкка салынган бөртеклеләр чистартыла, калибровкалана.

Хуҗалыклар киләсе елда чәчеләчәк орлыкларын “Россельхозцентр”ның райондагы үзәгенә тикшерүгә китерә башлаганнар. Күпчелек үз орлыкларын куллана. Орлыкны элиталы орлыклар җитештерү белән шөгыльләнүче “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятеннән алучы хуҗалыклар да бар.

-10 мең гектарга якын мәйданда көзге культуралар чәчелде, күпчелек мәйданны бодай тәшкил итә, – диде Фәнил Шәрипҗан улы. – Көзге бодайның 3297 гектары бик яхшы үсеш алды, ә арыш белән бодайның калган мәйданнырының торышы канәгатьләнерлек. Көз коры килү сәбәпле 1200 гектарында үсентеләр тармакланып китә алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев