Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында  кече фермалар саны тагын дүрткә арта

Быел сөтчелек юнәлешендә кече ферма төзүнең һәм тана сатып алуның өлешчә чыгымнарын кайтаруда үзгәрешләр бар.

 

-Төзелеш материалларына һәм башка товарларга бәяләр үсү сәбәпле, быел субсидия күләме дә артты, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина. – Элек товарлыклы тана сатып алучыга 30 мең сум субсидия бирелсә, быел ул 60 мең сумга җитте. Нәселле тана өчен бирелүче субсидия күләме 40 меңнән 70 меңгә күтәрелде. Савым сыеры биш баштан да ким булмаган кече ферма төзүчеләр -300 мең, сыерлары сигездән дә ким булмаучылар 600 мең сум субсидия алачак.

Быел, сайлап алу турында, безнең районнан дүрт гаиләнең гаризасы сайлап алынган, Иске Кади, Лашман, Чирмешән, Яңа Элмәле авыл җирлекләрендә хуҗалыкларын киңәйтергә теләүчеләр бар. Төзелеш өчен бирелүче акчалар аларның исәп-хисап счетына күчкән. 2021 елда Лашман, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Иске Котыш, Яңа Элмәле авыл җирлекләрендә берәр кече ферма төзелгән. Бүген районда 135 кече ферма исәпләнә.

Савым сыерлары, кәҗә һәм өч яшьтән зуррак бия асрау чыгымнарының бер өлешен каплауга быел да субсидия бирелде. 561 шәхси хуҗалык 1407 баш савым сыеры өчен 5 миллион 251 мең 400 сум акча алган. Савым кәҗәләре асраучы  242 гаиләдән гариза кергән, аларга 495 кәҗә өчен 247 мең 500 сум субсидия түләнгән. 52 бия хуҗасының да исәп-хисап счетына 156 мең сум акча күчкән, әлеге маллар 31 хуҗалыкта асрала.

-Быел гаризалар бары электрон формада гына кабул ителде, - диде Айсылу Фаил  кызы. – Моның өчен “Мои субсидии” системасына кереп заявка тутырырга кирәк иде. Ә инде болай эшли алмаучы кешеләргә үзләренең авыл җирлеге Советларында ярдәм иттеләр.

Мал асрау чыгымнарын өлешчә каплауга бирелә торган бу субсидиянең күләме үткән еллардагы кебек калды: бер сыер өчен - 2300, ике сыер тотучыга, мал башына - 3300әр, өч һәм аннан да күбрәк сөтлебикә хуҗаларына акча бер башка 4300әр сум исәбеннән бирелә. Кәҗәләргә субсидия - 500әр сум. Бияләргә 3000 сум каралган, тик ул бер хуҗадагы өч башка гына түләнә.

Үткән ел районда 1532 сыер, 584 кәҗә һәм 45 бия өчен субсидия бирелгән.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев