Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең мал азыгы әзерләү техникалары төзәтелә

Районда азык әзерләү техникаларының төзеклеген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия тикшерде.

 

-“Әккәрәй” җәмгыятенең азык әзерләү техникалары кырга чыгарга тулысынча әзер, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин. – “Макдон” чапкычы, ике пресс-подборщик, сенаж салу техникалары - барысы да әзерлек сызыгында. Бу хуҗалыкта барлык компонентларны кушып, ваклап, малларга тиешле рацион буенча азык әзерләүче агрегат та бар.

Комиссия “Ильхан” хуҗалыгында  да булып, аларның да эшкә тулы әзерлеген күргәннәр. “Полесье” комбайны үлән чабуга көйләп куелган. Җылы яңгырлардан соң үскән үләннәрне киптерергә көне генә булсын, пресс-подборщик та төзек.

Һава торышы матур килсә, алдагы көннәрдә бу техникалар кырларга чыгачак. Аңа кадәр “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” һәм “Сөлчә” җәмгыятьләре дә вак-төяк кимчелекләрне бетереп куяр.

-Фермер хуҗалыкларының әзерлеген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тикшерәчәк, - диде Мирзаһит Закир улы. – Алар да малларга кышны иркен чыгарлык азык запасы тупларлар, бар техникаларын тулы көченә файдаланырлар дип өметләнәбез.

фото редакция архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев