Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Былтыргы чемпион быел да өлгер эшли

Быелгы корылыклы елда да районның кайбер хуҗалыкларында мул уңыш җыялар. “БИО-АГРО”да, әйтик, уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача 21 центнер уңыш чыга.

- Чәчүлекләргә җәй буе бер тамчы яңгыр эләкмәде, - ди җәмгыять агрономы Шамил Гасыров. -Уңыш тәрбия хисабына формалашты.

Биредә үсемлекләр технологик таләпләрне төгәл үтәп игелә. Шешминка ягындагы, бүген 5 комбайн эшләүче уҗым бодае участогы чип-чиста. Элиталы, күчмә фонд орлыкларын, катлаулы ашламалар кертә барып, чиста пар җиренә күмдергәннәр. Аннары аммиак селитрасы белән тукландырганнар. Корткыч бөҗәкләргә, чүп үләннәренә каршы гербицидлар сиптерелгән. Алда язылганча, бүген чиста, коры бөртек суктыралар.

- Елына күрә, уңыш яхшы, участоклар чиста, эшләргә дә рәхәт, - ди район комбайнчылары арасында былтыргы чемпион Марсель Нигъмәтуллин. -Төнгелеккә комбайннарны кырда гына калдырабыз, ягулыкны да шунда салалар.

Быел да өлгер Марсель, әле төш вакыты узган гына, ә ул инде сигезенче бункер бөртек бушата. Бункер 8,5 тонна сыйдырышлы.

Тәҗрибәле, уңган комбайнчы кыш буе да эшсез тормаган, техника ремонтлауда катнашкан, язгы чорда көнбагыш чәчкән.

- Бишенче сыйныфта укыганда ук комбайн йөрттем, - ди Марсель Нигъмәтуллин. -Бабам Минзакир комбайнчы иде, ул – остазым.

Былтыр Марсель Минәхмәт улы Нигъмәтуллин “Тукано-580” маркалы комбайнда районда иң күбе – 3579 тонна бөртек суктырды. Әлеге уңган механизаторга быел район Сабан туе флагын күтәрү хокукы бирелде.

Машина йөртүче Марат Заһретдинов та эшеннән канәгать.

- Коллективыбыз әйбәт безнең, - ди ул. -Барысы да бар. Кышын да тик тормыйбыз, ашлама ташыйбыз.

Марат белән дә озак сөйләшеп тормадык, әрҗәсен тутырып, ул да юлга кузгалды.

“БИО-АГРО”да быел 12 мең 312 гектардан бөртеклеләр уңышын җыясы, 2458 гектарда комбайннар эшләгән дә инде. 6 мең гектарда көнбагыш та үстерәләр. Уҗым бодаеның (барлыгы 5122 гектар) 1500 гектарында бөртек суктырылган.

Хәтта борчактан да, гектардан, урыны-урыны белән 16шар центнер уңыш җыялар бу җәмгыятьтә. Алдагы сүз – барына да тәрбия кирәк.

- Берничә участокта 18 комбайн эшли. Арпага да төштек, - ди хуҗалык идарәчесе Руслан Хәлиуллин. -Дымлылыгы 14 процентлы бөртекне Нурлатка озатабыз. Эшебездә проблемалар юк.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Әккәрәй”, “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыятьләрендә дә урак темпы көчәя бара. Тулаем район буенча 5376 гектардан, ягъни барлык мәйданның 14 процентыннан уңыш суктырылган. Һәр гектардан чыгыш 18 центнер тирәсе.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев