Быел Чирмешән районы хуҗалыкларында көнбагыш басуларын арттырмакчылар
Быел районда маржиналь, ягъни табышлы, зур ихтыяҗ булган культуралар мәйданнарын арттыру ниятләнә. Хуҗалыкларда көнбагыш, рапс, җитен һәм киндерне барлыгы 22 мең 514 гектарда чәчәргә планлаштырганнар.
Гомумән, райондагы 71 295 гектар сөрүлек җирнең 52 947 гектарында язгы һәм көзге культуралар урын ала. Шуның 10 454 гектарына көзге культуралар чәчелгән, ә язгы чәчү 40 012 гектарда башкарылачак.
-Быел районда беренче тапкыр көзге рапс һәм арпа игелә. Алар “БИО-АГРО”, “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Ильхан” җәмгыятьләре басуларында урын алды, - диде “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. - Шулай ук быел көнбагыш басулары арта: аларның мәйданы 12 694 гектарга җитәчәк. Ә язгы бодай мәйданы, киресенчә, сизелерлек кими: узган елгы 10 мең урынына 3 908 гектарга гына кала.
Арпа - 8 518, солы 2 165 гектарда игеләчәк. Шул ук вакытта “БИО-АГРО” хуҗалыгы язгы бодай һәм арпадан баш тартып, көнбагыш, рапс, җитен һәм көзге культураларга өстенлек бирә.
Кукуруз, нигездә, мал асраучы хуҗалыкларда - “Ильхан”да һәм “Әккәрәй”дә үстереләчәк. Берьеллык үләннәр 1 165 гектарда чәчелә, алар “Ильхан”, “Сөлчә” һәм кайбер крестьян-фермер хуҗалыклары кырларында үсәчәк. Ә 18 348 гектар җир парга калдырыла, ягъни ял итәчәк.
Язгы чәчү кампаниясен үткәрү өчен районга якынча 4 мең тонна орлык кирәк. Аларның күпчелеге язгы тикшерү узган инде.
-“ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Сөлчә”, шулай ук “Гатин Д.М.”, “Миронов Л.Н.”, “Тепсуркаев В.Ә.” кебек фермерлар бу мәсьәләгә җаваплы карый. Тикшерүләр күрсәткәнчә, орлыкларның барысы да кондицияле, - диде Фәнил Шәрипҗан улы. - “Ильхан”, “Әккәрәй”, “Кара Чишмә” хуҗалыклары, “Камалова Р.И.” крестьян-фермер хуҗалыгы да орлыкларны яңарту, репродукцияле сортларга күчү буенча эшли эшли.
Белгечләр орлыкларның сыйфатын - тишелешен, дымлылыгын, чисталыгын, корткычлар белән зарарлану-зарарланмавын тикшерә һәм хуҗалыкларга киңәшләр бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев