Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бөртек кипкәнне көтәбез

Бу атнада “БИО-АГРО”, “ЧИРМЕШӘНАГРО” һәм “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыятьләре уракка керешмәкчеләр.

Аларда комбайннар кырга чыгарга күптән әзер, бөртек чи булу гына эшне башларга мөмкинлек бирми.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә әйтүләренчә, быел районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 38 мең 136 гектардан бөртек суктырасы була, шуның 9 мең 810 гектары – уҗым культуралары, 12 мең гектары – арпа, 11 мең 680 гектары – сабан бодае. Башка культураларны да вакытында җыеп алу бурычы тора. Көнбагыш 11 мең 634 гектар мәйдан били.
Урып-җыю эшләрендә 85 комбайн катнашачак.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев