"БИО АГРО" да уҗым бодае уңып үскән
Авыл хуҗалыгы

"БИО АГРО" да уҗым бодае уңып үскән

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әлегә 5030 гектардан (тиешленең 11 проценты) уңыш суктырып алынган. Гектар көче 12,6 центнер. Игенчеләребез басуларда армый-талмый хезмәт куя.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” уракта лидер, биредә 1160 гектардан, ягъни барлык мәйданның 35 процент өлешеннән бөртек җыелган да.

“БИО АГРО” җәмгыяте комбайннары 2471 гектарда эшләнгә (16 процент).

“Әккәрәй”дә уңыш яхшы – уҗым бодаеның гектарыннан уртача 23,2 центнер чыга. Биредә аны 600 гектардан суктырганнар. “Серендеев Н.И.” җәмгыятендә уҗым бодае һәм арыш гектардан уртача  20-24 центнер уңыш бирә.

Уракка  - темп һәм сыйфат!

фото: автор


Нет комментариев