Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

25 апреля 2025, 08:15

259

0

0

Котлыйбыз!

Чирмешән авылында яшәүче кадерле әниебез 
Сирень Сәлим кызы Әхмәдуллинаның, 
бүген 25 апрельдә гомер бәйрәме – туган көне, 65 яшьлек юбилее.

Яраткан әниебез, әбиебез! Олуг бәйрәмең, туган көнең белән кайнар котлыйбыз. Син, әни, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Һаман да киң күңелле, хезмәт сөючән, ягымлы, олы җанлы, ярдәмчел булуың белән безгә һәрвакыт үрнәк син. Әти өчен син иң якын, яраткан хатын-кыз, безнең өчен син  кайгыртучан, җан атып торучы, назлы, кадерле  әниебез, әбиебез, барлык туганнарың өчен ихтирамлы киңәшче кеше. Эшеңдә дә һәрвакыт үрнәк булдың, зур дәрәҗәләр алдың.  Мәрхәмәтле җаның, эчке дөньяңның матурлыгы белән сокландырып яшисең.
Кадерле кешебез! Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы тормышың сау-сәламәт булып, иминлектә, яңадан-яңа куанычлар белән мул тормышта үтсен. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без, балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып, әти белән тигез, озын, матур гомер итүегезне телибез. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, иң газиз, яраткан кешебез – әниебез.
Чәчләреңне, әни, чал басса да,
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Җаның тыныч, тәнең таза булсын,
Кайгы-хәсрәт күрми, яшә әле.
Яшик әле, әни, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә матур гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә,
Балаларың үскән ояның.

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияүләрең Алсу-Айрат, Гүзәл-Ринат, 
оныкларың: Илдар, Динар, Тимур, Лия һәм Мия. 
Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев