Котлыйбыз!
Кызыл Яр поселогында туып үскән, бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәүче, күркәм холыклы, акыллы һәм сабыр дустыбыз
Гөлфия Фатыйх кызы Заһитованың 24 апрельдә матур бәйрәме, юбилее.
Гөлфия, олы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, ак бәхетләр, күңел тынычлыгы, кадерле кешеләрең – балаларың, оныкларың, туганнарың янәшәсендә иң кадерле, кирәк һәм терәк булып яшәвеңне телибез.
Син якын дус та, сердәшче, киңәшче дә. Үзең искиткеч уңган-булган, тырыш кеше. Булганының бәрәкәтен, рәхәтен күрергә язсын. Алдагы тормышың үткәненә
караганда матур, шатлыклы мизгелләргә бай булып, якты хыялларың тормышка ашсын. Гомернең бик күп язларын каршы алып, рәхәт тормышта яшәргә насыйп булсын.
Бу гомерләр, искән җилләр кебек,
Сизелмичә үтеп китәләр.
Гомер юлларында, бәхет теләп,
Гел елмайсын якты иртәләр.
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булып җирдә йөрергә.
Иң изге теләкләр белән күп еллардан бирле якын дусларың Галия, Рәмзия.
Нет комментариев