Котлыйбыз!
Чирмешәндә гомер итүче кадерле кешебез Нәфисә Фатыйх кызы Хәйруллина 1 гыйнварда 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Әниебез, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз! Син безнең өчен дөньяда иң якын, иң кадерле кеше. Тормышта биргән җылың, сабырлыгың, акыллы киңәшләрең, тәмле ашларың өчен бик зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәләмәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер насыйп итсен. Әти белән тигезлектә, бәхеттә гомер итегез. Безнең өчен һәрвакыт терәк булып кал, өебездә гел яктылык, шатлык һәм елмаю булсын. Без сине бик нык яратабыз.
Иң изге теләкләр белән балаларың: Салават, Булат, Марат, тормыш иптәшең Самат.
Нет комментариев