Котлыйбыз!
Лашман авылында гомер итүче, безнең өчен якын һәм кадерле кешебез –
әтиебез, бабабыз Хади Гали улы Вәлиевка 22 октябрьдә 90 яшь тула.
Кадерле әтиебез! Матур бәйрәмең, туган көнең, олуг юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Син, әти, безнең өчен олы йөрәкле, ачык йөзле, киң күңелле, һәрвакыт ярдәмчел, уңган, тырыш, үрнәк кеше. Бүгенге көндә дә, әткәй, син актив хәрәкәттә, бер көн дә калдырмый мәчеткә йөрисең, әни белән бергәләп, йорт-тирәсендә мәш килеп эшләп торасыз, Аллаһка шөкер!
Рәхмәт сезгә, әти-әни, булганыгыз, безне кадерләп үстергәнегез, ныклы тәрбиягез, олы тормыш юлына аяк бастырганыгыз, төпле киңәшләрегез, ярдәмегез өчен.
Әти, сиңа күңел түреннән чыккан иң изге теләкләребезне генә юллыйбыз. Шатлыклы озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, җан тынычлыгы, туган нигезнең җылысын саклап, әни белән тигезлектә, бер-берегезгә терәк булып, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген, хөрмәтен тоеп, безне гел шулай шатландырып яшәвегезне телибез!
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сиңа бүләк итәсе,
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Котлы булсын, әти, туган көнең:
Без барыбыз шушы теләктә,
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Шатлык өсти безнең йөрәккә.
Чәчләреңне, әти, чал басса да,
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Җаның тыныч, тәнең таза булсын,
Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.
Иң изге теләкләр белән кызларың, улларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Бу теләкләргә әниебез Минҗамал да кушыла.
Нет комментариев