Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

12 сентября 2025, 08:25

351

0

1

Котлыйбыз!

Иске Үтәмеш авылында туып үскән, Чирмешәндә яшәүче 
Вәлирахман Габдрахман улы Рафиковның 12 сентябрьдә 65 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Акыллы, олы җанлы, ярдәмчел, сабыр булганың өчен якыннарың, авылдашларың арасында абруең зур синең. Барлык кылган изгелекләреңә, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен сиңа мең рәхмәтлебез. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы булып, тигезлектә, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта, исәнлектә озак еллар гомер кичерергә язсын сиңа Аллаһы Тәгалә.
Теләкләрнең телибез изгеләрен,
Бәхетләрнең телибез зурысын.
Шатлыкларның телибез көтмәгәндә
Килә торган иң-иң нурлысын.
Маңгаеңа төшкән аксыл чәчләр
Сөйкемлелек бирә йөзеңә.
Барысы өчен рәхмәт сиңа, әти,
Исәнлегең белән йөз яшә!

Сине яратучы тормыш иптәшең Ландыш, балаларың Эльвира-Альберт, Венера-Ринас, 
оныкларың Данис, Илназ, Эльвина. 
Әлеге котлауларга кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев