Котлыйбыз!
Лашман авылында яшәүче әтием,
бабабыз ӘСХӘТ ШАКИР улы БИЛАЛОВның
25 августта туган көне – 65 яшьлек юбилее.
Әти, син безнең өчен иң көчле, тырыш, үрнәк кеше.
Биш яшеңнән әтисез калып, бөтен тормыш йөген үз өстегездә тартып, ачысын-төчесен күреп сынмыйча, сыгылмыйча, сикәлтәләргә абынмыйча алга атлап яшәвеңә инде 65 ел үтеп тә киткән икән.
Әтиебез гомер буе КамАЗ автомашинасы йөртүчесе булып эшләде.
Лаеклы ялда булса да, ул әле дә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә кызу чорда күмәк эшләргә шофер сыйфатында үз өлешен кертә.
Әти, гел шулай һәркемгә кирәкле, ярдәмчел кеше булып кал. Калган гомереңдә дә әни белән исәнлеккә-саулыкка туенып, бергә матур картлыкта яшәвегезне теләп калабыз.
Тагын шундый матур юбилейларыңны каршы алырга язсын. Сез безнең терәгебез.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Равилә, кызың Рузилә, киявең Илназ,
оныкларың Ясминә, Кәрим.
Нет комментариев