Котлыйбыз!
Поздравления

Котлыйбыз!

Түбән Чегодай авылында туып үскән, хәзер Лениногорск шәһәрендә гомер итүче кодагыебыз

СИРИНӘ СӘМИГУЛЛА кызы ҖИҺАНШИНАның 5 августта 50 яшьлек юбилее.

Кадерле кодагый, туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Бәхетле көннәр, нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Якыннарыңның күңел җылысын тоеп, кайгы-хәсрәтләрсез яшәргә язсын.

Ямьле җәйгә тагын бер ямь өстәп,

Син килгәнсең якты дөньяга.

Җәйләр сиңа матурлык та биргән,

Ягымлы син ахры шуңа да.

Тормыш юлың сикәлтәсез булсын,

Ә саулыгың булсын корычтан.

Гомер буе гел шатланып яшә,

Ләззәт алып шушы тормыштан.

Иң изге теләкләр белән кодагыең Хәлимә, Рамил-Ләйсән, Рәмис-Лилия, Илнур-Ландыш һәм оныклар.

Нет комментариев