Котлыйбыз!
Түбән Кәминкә авылында яшәүче
Зөләйха Глүм кызы Нуретдинованың 16 июльдә 85 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, әбиебез, олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа саулык, озын гомер, чиксез бәхет-шатлыклар, күтәренке кәеф, һәр яңа көннең бары куанычлар гына алып килүен телибез. Синең төпле киңәшләрең безгә һәрвакыт ярдәм итә. Күзләреңнең якты, җылы нуры сүнмәсен, сүрелмәсен. Без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез.
Син булганда безгә ничек рәхәт,
Кояш та бит бездән көнләшә.
Без бәхетле, әни, бик бәхетле,
Син булганда һәрчак янәшә.
Безгә кылган һәрбер игелегең
Меңе белән кайтсын үзеңә.
Тормышыбыз ямьле синең белән,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән балаларың,
оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев