Котлыйбыз!

Лашман авылында гомер итүче әниебез, әбиебез
Минҗамал Мингалим кызы Вәлиевага 2 июльдә 85 яшь тула.
Кадерле кешебез, хөрмәтле әниебез! Сине ихлас күңелдән, матур бәйрәмең – туган көнең, юбилеең белән тәбрик итәбез.
Әти белән бергәләп, иңгә – иң куеп, тормыш юлын башлап җибәргәнегезгә дә 65 ел вакыт узган.
Без, биш бала, сездән ныклы тәрбия алып, үсеп җитеп, гаилә корып, төрлебез төрле якка чыгып китсәк тә, туган нигезгә шатланып, канатланып кайтабыз, чөнки анда, гаилә җылысын саклап, безне сагынып, ачык йөз, кайнар чәй, пешкән тәмле ризыклар белән колач җәеп каршы алучы әти белән әни бар, Аллаһыга шөкер!
Әнкәй, сиңа йөрәк түреннән чыккан иң изге һәм иң матур теләкләрне генә юллыйбыз. Шатлыклы, озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, җан тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңнын игелеген күреп, аларның хөрмәтен тоеп, әти белән тигезлектә, исән-сау булып, озын, матур, шатлыклы гомер кичерергә язсын сезгә!
Әлегәчә ару белмәс үзең,
Куандыра татлы ризыгың.
Кышын һәрберебез аягында
Була синең мамык оегың.
Өй түреңне бизи һәрчак гөлләр,
Алар сине күреп сөенә.
Шул чәчәкләр кебек безне дә син
Куандырып яшә гомергә!
Рәхмәт, әни, сине күрү - шатлык,
Беркайчан да авыру белмә син!
Саф күңел ул картаюны тоймый,
Йөзләреңне кояш бизәсен!
Иң изге теләкләр, хөрмәт белән, сезне яратып, кызларың, улларың,
кияү-киленнәрең, 12 оныгың һәм 10 оныкчыгың.
Бу теләкләргә әтиебез Һади да кушыла.
Нет комментариев