Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

28 июня 2025, 08:00

199

0

1

Котлыйбыз!

Лашман авылында гомер итүче МИНӘХТӘМ ГАРИФ улы ФАТЫЙХОВның 28 июньдә 85 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез!

85 яшь тулу уңаеннан ихластан котлыйбыз.

Әниебез белән, безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти.

Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез.

Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең.

Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.

 Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа.

Әтиебез! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен.

Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

           Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың. Бу теләкләргә барлык туганнар, кода-кодагыйларың да кушыла.

 

 

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев