Котлыйбыз!

27 июньдә Кармыш авылында яшәүче яраткан әниебез, әбиебез Гаҗилә Имаметдин кызы Зөфәрованың туган көне.
Кадерлебез, гомер бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Син, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез.
Әни! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез!
Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп, әти белән тигезлектә озын-озак яшәгез!
Котлы булсын туган көнең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың исеменнән киленең Алсу, улың Илнар, оныкларың Илзирә, Алчәчәк, Иркә. Безнең теләкләргә әтиебез Миншәһит тә кушыла.
Нет комментариев