Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

18 июня 2025, 08:35

227

0

0

Котлыйбыз!

Бәркәтә авылында гомер итүче безнең өчен бик кадерле булган әниебез

ХӘЛИМӘ ГАЛИМҖАН кызы ӘХМӘТҖАНОВАга 18 июньдә 85 яшь тулды.

Аны шул олы юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Алар әти белән 5 бала үстергәннәр, белем, тәрбия биргәннәр.  Кызганычка каршы, ике уллары вафат (берсе СВОда һәлак булды), әтиебезнең бакыйлыкка күчкәненә дә 16 ел.

Әнигэ тормышта авырлыклар да, шатлыклар да күп татырга туры килгән.

Бүгенге көндә, Аллаһыга шөкер, тормышы мул, матур, 7 оныгы бар, оныкчыкларның да җиденчесенең дөньяга килгәнен көткән көннәребез.

Әниебезгә алдагы тормышында бары сәламәтлек, җан тынычлыгы  белән хәерле гомер телибез. Балалары, онык-оныкчыкларының кадерле кешесе булып, барыбызны да шатландырып, озак яшәргә насыйп булсын!

Бары яхшы теләкләр белән, яратып балалары Васыл-Рәйханә, Фазыл-Әнисә, Наилә-Шамил,

оныклары, оныкчыклары. Бу матур теләкләргә кодасы Илшат та кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев