Котлыйбыз!

Хезмәттәшебез, Лашман урта мәктәбе директоры,
РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы
Фаиз Тәүфыйк улы Биляловның 12 майда матур юбилее – 65 яшь тулган көне.
Хөрмәтле Фаиз Тәүфыйкович! Лашман урта мәктәбе коллективы һәм башлангыч профсоюз оешмасы исеменнән сезне матур бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне генә юллыйбыз.
Район үзәгендәге мәктәпләрдән кала, Лашман урта мәктәбе иң зур бердәнбер татар мәктәбе булып санала. Мәктәп үзенең күрсәткечләре белән иң алдынгылар рәтендә тора, яңадан-яңа уңышлар яулый. Бу өлкәдә сезнең өлешегез санап бетергесез. Тәүлекнең нинди вакыты булуына карамастан, сез һәрвакыт мәктәп эшендә, мәктәп өчен янып-көеп яшисез, коллективны бердәм итеп туплап, тату тотып, тагын да югары үрләр яулар өчен, көчегезне кызганмыйча, бөтен барлыгыгызны мәктәпкә багышлыйсыз. Моның өчен сезгә карап горурланып, олы рәхмәтебезне генә җиткерәсе, изге теләкләребезне генә юллыйсы кала.
Сезгә исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, гаилә иминлеге, балалар игелеге, бетмәс энергия, зурдан-зур уңышлар, тагын да биек үрләр, озын матур бәхетле гомер телибез. Энергиягез һәрвакыт ташып торсын, коллективыбыз нык, уңышларыбыз күп булсын! Юбилеегыз белән!
Олы хөрмәт белән, Лашман урта мәктәбе коллективы.
Нет комментариев