Котлыйбыз!

Кармыш авылында гомер итүче
ОРКЫЯ ХАТЫЙП кызы ХАРРАСОВАга
9 май көнне 80 яшь тула.
Без, өч балаңа, гомер биреп, кадерләп үстергән, барыбызның да күңеленә иман нуры иңдергән, йөрәк җылысын тигез бүлеп, бүгенге көндә дә безнең күңелләргә җылылык биреп яшәүче кадерле әниебез, сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз! Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рух күтәренкелеге, хәерле, бәрәкәтле гомер телибез. Әтиебез белән алтмыш елдан артык тигез гомер итеп, безгә терәк һәм кирәк булып яшисез. Алга таба да балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп, тигезлектә, муллыкта гомер кичерергә насыйп итсә иде!
Кадерле әниебез!
Син бит безнең яшәешнең яме,
Һәркайсыбыз өчен олы терәк.
Матур яшә, әни, берүк исән-сау бул,
Син бит безнең өчен бик кирәк!
Сине яратып балаларың Фәридә-Вәрис, Фирүзә-Миңнулла, Фәрит-Резеда,
оныкларың Илдар-Алсу, Ләйсән-Фирнат, Айдар, Гүзәл,
оныкчыкларың Булат, Алия.
Бу изге теләкләргә әтиебез Әсхәт тә кушыла.
Нет комментариев