Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче
Фагилә Хаматзакир кызы Закировага
12 майда 85 яшь тула.
Кадерле әниебез! Туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен. Җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт, әни. Әтиебез белән 52 ел матур тормыш итеп, өч бала тәрбияләп үстердегез.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әни, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Аллаһ сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән балаларың,
киленнәрең, киявең, 7 оныгың, 3 оныкчыгың.
Нет комментариев