Котлыйбыз!

16 март – Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм
торак-коммуналь хуҗалык
хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле хезмәттәшләр, ветераннарыбыз! Һөнәри бәйрәмебез белән ихлас күңелдән котлыйм!
Район халкы өчен торак-коммуналь хуҗалыкның өзлексез эшләве мөһим роль уйный, чөнки торак пунктлардагы комфортлы тормыш шартлары, барлык оешмаларның эшчәнлеге шуңа бәйле.
Үз хезмәтебез белән без өйләрдә, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә җылылык һәм башка шартлар булдырабыз, район халкына уңайлы итеп яшәү мөмкинлеге бирәбез.
Безнең эшебез һәрвакыт күз алдында, көн саен, сәгать саен аның нәтиҗәләрен һәркем тоя һәм бәяли.
Өйләребездәге уңайлыклар райондашларыбыз өчен күптән гадәти хәлгә әйләнде, зур коммуналь хуҗалыкның тотрыклы эшен тәэмин итү өчен нинди хезмәт куелуы хакында уйланмыйбыз да.
Коммуналь өлкә хезмәткәрләре җилкәсендә бөтен район тормышы өчен зур җаваплылык ята.
Халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләү зур белем, җаваплылык, фидакарьлек, сабырлык һәм кешеләр белән уртак тел таба белүне таләп итә.
Кешеләрнең кәефе, иминлеге һәм яшәү шартлары безнең профессиональлегебезгә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына бәйле.
Торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә һәм ветераннарына, күпьеллык хезмәтләре, эшләренә җаваплы мөнәсәбәтләре өчен, олы рәхмәт!
Тотрыклылык, планнарыгызның тормышка ашуын, зур уңышлар, ышанычлы һәм ныклы адымнар белән алга баруыгызны, сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек телим!
Илдус Мөхәммәтгатин,
“Чирмешән районы коммуналь челтәрләре”
предприятиесе җитәкчесе.
Нет комментариев