Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 марта 2025, 08:24

560

0

0

Котлыйбыз!

АЛМАЗ РИВГАТЬ улы МОТЫЙГУЛЛИН (Чирмешән авылы) 4 мартта 40 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Алмаз Ривгатович!

“Чирмешән урманчылыгы” учреждениесе коллективыннан 40 яшьлек юбилеегыз уңаеннан котлауларыбызны кабул итегез!

Сез хәзерге вакытта Чирмешән урманнарының бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы коллективны җитәклисез һәм бу эшне намус белән башкарасыз. Безнең коллективның уңышы, бердәм эшләве күбесенчә сезнең казанышыгыз.

Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезгә тугрылыгыгыз һәм мәхәббәтегез, хезмәт сөючәнлегегез, үз кул астындагыларга һәм хезмәттәшләрегезгә карата игелекле, шул ук вакытта таләпчән мөнәсәбәтегез, хезмәт бурычларына җаваплы карашыгыз безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.

Сез эштә дә, көнкүрештә дә үрнәк, урманчыларның яшь буынына остаз, ышанычлы партнер һәм дус, яхшы гаилә башлыгы, чын кеше.

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет, муллык һәм Чирмешән районының урман байлыкларын саклауда һәм арттыруда уңышлар телибез.

Ихтирам белән Чирмешән урман хуҗалыгы коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев