Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

02 марта 2025, 09:35

436

0

0

Котлыйбыз!

Иске Кади авылында гомер итүче кадерле әниебез МИНХАҖИЯ БАҺМАН кызы ГЫЙМРАНОВАга 2 мартта 90 яшь тула.

Әни, сине туган көнең белән тәбрик итәбез!

Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, оныкларың белән бергә гомер кичерүең сине бәхетле итә.

90 ел эчендә ни генә күрмәгәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, әти белән бергә 6 бала үстереп тормыш юлына озаткансың, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың. Безгә биргән тәрбияң, төпле киңәшләрең өчен рәхмәт әйтеп, синең алда без баш иябез. Ходай Тәгалә шул бәхетләреңә өстәп бары тик сәламәтлек кенә бирсен иде.

Күпме еллар укыган догаларың кабул булып, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләргә ирешергә язсын!

Әни, дип дәшәр кеше булу –

Нинди рәхәт бит ул дөньяда.

Язсын әле тагын бик күп еллар

Әни, диеп сиңа дәшәргә!

Без сине бик яратабыз!

 

Иң изге теләкләр белән кызларың һәм кияүләрең Резеда-Гомәр, Рәхилә-Шамил, Рузилә-Рәкыйп, оныкларың Ләйсән-Гомәр, Илсияр-Рөстәм,

Рилия-Антон, Рашат, Ришат, Рифат һәм оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев