Котлыйбыз!
Поздравления

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче кадерле кешебез РАГИДӘ ШАМИЛ кызы ЗӨФӘРОВАның

26 февральдә туган көне – 50 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әниләр бик сирәктер. Озын гомер, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез сиңа. Киләчәктә әти белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын.

Әни, диеп әйтер кешең булу –

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була.

Кайгыларың булса – югала.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше иттең,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп балаларың Илназ-Лилия, Ләйлә, оныгың Нурия.

Безнең теләкләргә әтиебез Рәвгать, кодаң Даут та кушыла.

Нет комментариев